ГРИФ I и. нем. 1) Кылыч һ.б.ш. салкын коралларның кул белән тота торган өлеше, сабы 2) Кыллы уен коралларының өске өлешендә («муенында») ябыштырылган, кылларны басып, тавыш югарылыгын үзгәртү өчен хезмәт итә торган агач пластинка. Аның медиаторы бервакытта да сөртенми, һәрвакыт тигез тавыш чыгарып тора. Шуның белән бергә ул мандолина грифының теләсә кайсы җирендә уйный ---. Г.Ахунов 3) Штанганың дисклар кидерелә торган корыч күчәре, тотып күтәрә торган өлеше |