ГРИПП и. фр. Сулыш юлларының ялкынсынуы, югары температура, баш авыртуы һ.б. күп кенә симптомнар белән характерлана торган вируслы авыру. --- Гонконг гриппының беренче тапкыр безнең илгә килеп кергән вакыты – 1957 елның октябрь башы иде, медицина кешеләре югалып, каушап калган… М.Мәһдиев. Барып җитә, ә ишеккә Язу куелган: грипп! Ничек кермичә китәсең, Авылдан тикле килеп?! Ф.Яруллин. Сазанакның эфир мае препаратын (элеоптен) риниттан һәм грипптан кулланалар. Урман аптекасы |