ГРИМЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. гримлау. --- гүя бернинди вакыт үтмәгән, ә тегермән, кино төшерер өчен, фанердан ясалган булган да, хәзер декорацияләрне алыштырып кына куйганнар, ә без – бүтәнчә гримланган артистлар ---. Ә.Гаффар 2) кайт. юн. Үз-үзеңне гримлау. Хәйдәр, өстенә кара камзул, башына хәтфә кәләпүшен киеп, Хәлил булып гримланды да борчылган хәлдә сәхнә артына чыкты, дулкынланып, уен барышын күзәтә башлады. Г.Бәширов |