ГРИМ и. фр. 1) Башкара торган роленә туры китереп, актёрның йөзен махсус буяулар, сакал-мыек һ.б.ш. ярдәмендә үзгәртү сәнгате; үзгәртелгән, буялган йөз. Бик еш, гримыңны да сөртмичә, миңа, минем яныма, кочагыма ашыга идең. Г.Кутуй. Аның гримда реквизит костюмнан төшкән фотолары миндә әле дә саклана. А.Расих 2) Йөзне, чырайны үзгәртү өчен, башлыча актёрлар тарафыннан кулланыла торган махсус косметика чаралары: майлы төсле карандашлар, буяулар һ.б.ш. Менә ул көзге каршына утырды, көлсу чәч алкаларын ике яктан шома яңаклары тирәсенә җайлап куйды һәм, грим тартмасын ачып, болай да кара керфекләрен нәни щётка белән каралтырга кереште. М.Маликова. И Евгений Матвеев рәхәтләнде инде безнең Генсекны уйнап! Ходай койган да куйган аны Брежнев итеп, бернинди грим саласы юк. М.Мәһдиев |