ГРИ’ВНА и. рус 1) Борынгы Русьта акча һәм авырлык берәмлеге булып хезмәт иткән ярты кадак авырлыктагы көмеш коелмасы. Иң күбе көмеш рус гривналары һәм гарәп дирһәмнәре булган. Р.Мостафин. Гомумән, Россиядә мәчене үтергән яки урлаган кешегә өч гривна (өч ат яки утыз сарык бәясе) штраф салынган. Кызыклар дөньясында

2) Борынгы Русьта көмеш яки алтын пластина формасындагы муенса

3) Украинаның 100 грошка тигез төп акча берәмлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә