ГРЕНАДЕР и. фр. 1) XVI–XIX гасырларда граната ыргытырга махсус өйрәтелгән солдат

2) Күп кенә армияләрдә: сайланма частьләрдә хезмәт итүче солдат яки офицер. --- ул бүлмәне йозак белән бикләп пичәтләгәннәр һәм, аны саклау өчен, ике гренадер куйганнар. Кызыклы физика

3) күч. Озын буйлы, нык гәүдәле таза кеше. Гренадерлар сыман зур һәм дәүләр, Юлбарыслар кебек көчлеләр, «Кузгал!» дигән сигнал булу белән Ыргылырга әзер эшчеләр ---. Х.Туфан. Гренадер кебек тап-таза булуына карамастан, нигә бер җирдә дә ныгытып торып хезмәт итми? Ш.Рәкыйпов. Килеп керделәр берзаман ак халатлы гренадер кебек ике егет ---. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә