ГРЕК и. Грециядә яшәүче төп халык һәм шуның бер кешесе, вәкиле. Мин яшәгән чакта да бу шәһәрдә инде ассимиляция аша үтеп өлгергән урыс телле (Одесса шивәсе) төрекләр, греклар, яһүдләр, французлар, итальяннар, арнаутлар (румыннар), болгарлар һәм урыслашып беткән татарлар очрый иде. М.Юныс. Грекларның яраткан Аккош йолдызлыгын гарәпләрнең тавыкка охшатуы кызык түгелмени? Н.Әхмәдиев. Ә аргонавтлар походы хакында моннан ике мең ярым ел элек яшәгән грек шагыйре Һомер язып калдырган. А.Муранов |