ГРЕЙПФРУТ и. ингл. Рутачалар семьялыгыннан, формасы һәм тәме белән әфлисунга охшаш әчкелтем җимеш бирә торган субтропик җимеш агачы һәм шул агачның җимеше. Тын океан яр буеның көньяк өлешендә (Калифорниянең сугарыла торган җирләрендә) апельсиннар, лимоннар, грейпфрутлар (лимон белән апельсин гибриды), дөге, шикәр чөгендере игелә. Чит илләрнең экономик географиясе. Лимон, грейпфрут, розмарин (бәбрия) исләре күңелгә ятышлы. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә