ГРЕ’ЙДЕР и. ингл. мах. Юллар салуда, юл кырыйларын тигезләү һ.б.ш. өчен хезмәт итә торган, шул эшләрне башкару өчен махсус пычагы булган җир казу машинасы. Ниһаять, грейдер әрәмәлекнең уртасына җитәрәк, бер кулына кәләпүшен, икенче кулына гәҗитләрен йомарлап тоткан Дәүләтша абзый юл читендәге чирәмлеккә чыгып ауды. Ф.Шәфигуллин |