ГРАФОМАН и. гр. Графоманиягә бирелгән кеше, бик язарга ярата торган кеше. Һәрвакыттагыча, эшнең иге-чиге юк, бер сәгатьтән редколегия, ә син монда чираттагы графоман – язу чире кагылган берәүнең кулъязмасын ничек итеп ипләбрәк кире кагарга икән дип борсаланып утыр. Р.Мостафин. --- яхшыны – яманнан, талантны графоманнан аера торган критерийлар да буталып бетте. Ф.Миңнуллин |