ГРАФЛЫК и. 1) Граф дәрәҗәсе, граф титулы, граф булу

2) Урта гасырларда граф тарафыннан идарә ителә торган административ-территориаль бүленеш берәмлеге; бер графның биләмәләре. Саксония графлыкларга бүленә. Графлар итеп аксөяк франклар һәм саксларның юлбашчылары билгеләнә. Урта гасырлар тарихы

3) Кайбер дәүләтләрдә (Англия, АКШ һ.б.) административ-территориаль берәмлек. Копролитларның --- иң мул ятмалары Англиянең Йоркшир графлыгында һәм ГФРда табылган. Кызыклы физиология. Бөекбританиянең Бунингемпшир графлыгында 1854 елда урманчы Лесер тапкан агачта үскән гөмбә 127×38 сантиметр зурлыкта була. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә