ГРАФИТ и. гр. 1. Саф углеродның Җир кабыгындагы иң тотрыклы кристаллик төре булган кара яки коңгырт төстәге минерал; утка чыдам детальләр, машиналар майлау өчен катнашмалар, графитлы буяу, карандаш үзәге һ.б. ясау өчен файдаланыла. Двигательгә куяр алдыннан, астар өслеге ике яктан да графит белән сылана. Тракторлар һәм автомобильләр. Графит, селен, мышьяк һәм сөрмә формасындагы углерод кебек кайбер башка табигый элементлар да – полимерлар. Химиянең киләчәге. Тактаның рәсемле урынын бик юка гына графит катлавы белән каплыйлар, шуның аркасында аның ул ягы электр тогын үткәрә торган була. Физика курсы 2. с. мәгъ. Шул минералдан эшләнгән |