ГРАФИН и. ит. Су, шәраб һ.б. эчемлекләр салу өчен озын тар муенлы пыяла яки хрусталь савыт. Фәнияр калтыранган куллары белән графинга үрелде. Ф.Яруллин. Гомәр графиннан су агызып эчте дә, чак кына тамак кырып (килештерә дә инде), тагын тезеп китте ---. Г.Нәбиуллин. Ул маңгаена төшкән чал чәчләрен сыпырып куйды, графиннан агызып су эчте һәм арыган, хәлсез тавыш белән чыгышын дәвам итте ---. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә