ГРА’ФИКА и. гр. 1) сәнг. Нигездә буяусыз, сызыклар һәм штрихлар белән генә эш итә торган рәсем сәнгате төре. Ул [Е.В.Киселёва] – зур полотнолы графика өлкәсендә дә, калайга чүкеп рәсем ясау, политик плакат һәм гравюра эшләү, рәсем сәнгатенең башка төрләрендә дә зур уңышка ирешкән рәссам. Казан утлары. Нәрсә бу? Китап графикасы казанышларын иҗади кулланумы? Ата-бабалардан калган ювелирлык нәфислегенә тартылумы? Казан утлары. Полиграфия, графика белән шөгыльләнүче дизайнерлар да бар. Мәдәни җомга 2) Шундый ысул белән иҗат ителгән сәнгать әсәрләре. Әдәбият, белешмәләр, Әрмәнстан хакында бюллетеньнәр һәм, әлбәттә инде, картиналар, акварельләр, графика, натюрмортлар да бар монда. Идел 3) лингв. Язу, алфавит; бер телнең авазларын белдерә торган барлык хәрефләр. --- мең елдан артык мәдәниятебезгә хезмәт иткән әлифбабызны «Коръән хәрефе», «реакцион графика» дип игълан иттеләр. Ә.Кәримуллин. Болар мәгълүм инде: латинга күчү һәм шундук, ун еллар узар-узмас, рус графикасына күчү. М.Мәһдиев. Укучыларны латин графикасына мөмкин кадәр тизрәк күнектерү максатында эшләнгән бу эш мактауга һәм хуплауга лаек. Казан утлары 4) лингв. Язу турындагы фәннең хәрефләр һәм авазлар арасындагы мөнәсәбәтне өйрәнә торган тармагы |