ГРА’ФИК II и. рус Графика (1 мәгъ.) белән шөгыльләнүче рәссам. Соңрак [Мөхәммәд Идрисев] график һәм хәреф кисүче буларак таныла һәм ахырда басмаханәнең хуҗасы булып кала. А.Тимергалин. Бүлмәгә, торбалап төргән кәгазьләр күтәреп, кайчандыр Зуфирә белән бергә художество училищесын тәмамлаган, хәзер абруйлы график һәм ярыйсы гына картиналар авторы Илдус Зәйнуллин килеп керде. М.Маликова. Ш.Мәрҗани образын нәкышьче, сынчы, график буларак иҗат итүдә Татарстан сәнгать осталары берникадәр файдалы эш башкардылар ---. Фән һәм тел |