ГРА’ФИК I и. гр. 1) Төрле процессларның, күренешләрнең сан бәйләнешләрен чагылдыра торган сызым, диаграмма. – Ә менә бу нәрсә? – Кемдер стенадагы графикка төртеп күрсәтте. М.Хәсәнов. Ул графикка караганда, диңгез суының, бер халәттә генә булмыйча, әле саегып, әле артып, гел тирбәлеп торуы ачык күренә. А.Муранов. Үткән юлны һәм тизлекне графикта күрсәтергә. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы

2) Җитештерү, транспорт һ.б.ш. өлкәләрдә нормалар һәм үтәлеш вакыты төгәл күрсәтелгән эш планы. Ашлык әзерләүнең алдагы бишкөнлек графигы нибары унөч процентка үтәлде. Ф.Садриев. Ярдәмгә килергә әзер булганнарны теркәп, график төзеделәр. Р.Мостафин. Нәҗип, дулкынлануын басарга тырышып, Моратовның теге бәхетсез көнне кайсы сменада эшләгәнлеген белеште. Графикта акка кара белән язылган иде: икенче сменада! З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә