ГРАФА и. гр. Контора кенәгәләрендә һ.б.ш. ике вертикаль сызык белән чикләнгән, бүленгән багана, полоса. Аны линейка белән графаларга бүлде дә иртәгә эшләячәк эшләргә план төзеде. М.Әмир. Вәсимә апа язып куйды, паспортның бүтән графаларын тутырып, эшен бетергәч, Габделхәйгә якынрак килергә, кул куярга кушты… Н.Фәттах. «Кандидатның исем-фамилиясе» дигән юлны таләпчән кул әлегә буш калдырган, ләкин алдагы графаларда кәгазьне тишәрдәй куәт белән усал, калын тезгән. В.Имамов |