ГРАФ и. нем. 1) Борынгы Франк дәүләтендә һәм Англиядә король вәкиле, чиновнигы, судья; соңрак зур феодал. Хлодвиг зур илнең һәр өлкәсенә үзенең якын кешеләре арасыннан идарәчеләр – графлар билгеләп куя. Урта гасырлар тарихы

2) Россиядә Пётр I тарафыннан кертелгән, нәселдән-нәселгә күчә торган дворян титулы. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Г.Тукай. Энҗе муенсалар, алтын балдаклар, сабы асылташлар белән бизәлгән хәнҗәрләр тулы сандыкны Болгин атлы графның бакчачысы алмагач төбеннән казып чыгара. Р.Мостафин. Граф һәм графинялар өчен нәрсә инде ул, кара, бу татарларда да язучылар бар микәнни, дип уйлаганнардыр, бәлки. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә