ГРА’НУЛА и. лат. 1) Билгеле шартларда онсыман, тузансыман матдәләр укмашып хасил була торган бөртек, төерчек. Ашлама кисәкчекләрен, гранулаларын пластмасса сүрүләр белән каплаячаклар. Ул чагында --- үсемлекләр үзләренең химик азыкларын берьюлы түгел, ә акрынлап кына алачаклар. Химиянең киләчәге. Ашламаларны органик-минераль гранулалар яки катнашмалар рәвешендә куллану – тагын да нәтиҗәлерәк. Яшелчәчелек 2) астр. Кояшны телескоптан күзәткәндә яки фотографияләрдә күренә торган бөртекләр |