ГРАНИТ и. лат. 1. Кварц, кыр шпаты һәм слюдадан торган, тирән катламнарда яткан иң киң таралган кристаллик тау токымы; кыйммәтле төзелеш материалы. Нинди көч һәм осталык бу гранитны шулай мәһабәт һәм тантаналы итеп торгызып, көзгедәй шомартып куя алды икән? И.Салахов. Аккургаш рудалары, тирә-яктагы гранит ташлары – гранитоидлар да шул вулканнар эшчәнлегенең нәтиҗәсе. Казан утлары

2. с. мәгъ. Асылы гранит булган; граниттан ясалган. Гранит ташлар астыннан күз яше кебек саф һәм кар суы төсле салкын чишмәләр сирпеп чыгып, көне-төне йокламыйча, чылтырап агалар, көмеш ялкыннар булып текә ярлардан сикерәләр. И.Салахов. Бу – күлдән биек булып калкып торган һәм өсте бик шәп нарат урманы белән капланган гранит утрау. А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә