ГРАНДИОЗ с. ит. Бик зур; зурлыгы, көче, тәэсире ягыннан тиңдәше булмаган; көчле тәэсир калдыра торган, галибанә. Предприятиебезнең перспектив планнары, реаль резервлары производстводагы кадрлардан, коллективтан контактлы темп, активлык сорыйлар, грандиоз проблемага әверелеп баралар. Ф.Баттал. Тиздән, бик тиздән без грандиоз ачышларның шаһиты булачакбыз. М.Хөсәенов. Хыялларның чынбарлыкка әверелеп, грандиоз планнарның тормышка аша баруын шушы авыл мисалында да күреп була. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә