ГРАНАТОМЁТ и. рус Гранаталар (1 мәгъ.) белән ата торган, үзе зур булмаган, әмма шактый зур үтерү көченә ия сугыш коралы, артиллерия тубы. Миргазизовка гранатомёт та кирәк түгел, ул болай да гранатомёттан ераграк ата ---. Р.Вәлиев. – Менә бусы – кул гранатомёты, аны менә болай итеп иңбашыңа куясың да менә шушылай атасың ---, – дип аңлатырга кереште ул. М.Маликова |