ГРАНА’ТА и. нем. < лат. 1) Цилиндр конуссыман корпус эченә тутырылган шартлаткыч матдәдән гыйбарәт, килеп бәрелгәч яки һавада шартлый торган артиллерия снаряды. Фугаслы граната. Кыйпылчыклы граната. Бризант граната 2) Дошманның тере көченә һәм сугышчан машиналарына каршы кул белән ыргытыла торган зур булмаган снаряд. Әйе, теге якка сикереп төшеп, пулемётка граната ыргытыр өчен, тагын бер генә сулыш вакыт та җитәсе иде… Г.Бәширов. Шул секундта алар өстенә кул гранаталары очты. Г.Нәбиуллин. Кая мылтык кына! Машинада граната да йөртә әле ул. З.Хөснияр 3) спорт Җиңел атлетикада ераклыкка яки бер ноктага төбәп ыргытыла торган снаряд, спорт әсбабы. --- иңбашлары өзелеп төшәр хәлгә җиткәнче, граната ыргыттылар, билләре тораташка әйләнгәнче, парашют сүттеләр, парашют җыйдылар. Р.Вәлиев |