ГРА’МОТАСЫЗЛЫК и. 1) Грамота түбән булу, грамота җитмәү күренеше, белемсезлек

2) Грамота җитмәү очрагы, тупас хата, ялгыш. Радиокомитет булып радиокомитетта шундый грамотасызлык җибәргәч, нәрсә була инде ул? М.Мәһдиев

3) күч. Артык гадилек, беркатлылык, ваемсызлык. Ул «аучылар өе» нәрсә соң? Анда нишлиләр? Иван дәдә минем «грамотасызлыктан» бераз көлеп алды. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә