ГРА’МОТАЛЫ с. 1. 1) Укый-яза белгән, грамотасы (1 мәгъ.) булган. Бу гомум әзерлекнең бер нигезен, һичшиксез, халыкның чагыштырмача киң грамоталы булуы, шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да гади халык вәкилләренең шактый өлеше укый-яза белүе тәэмин иткән иде. М.Госман. Авторны татарлар арасында укый-яза белүнең җәелүе сокландырмый, бу аны борчый гына, чөнки, аның фикеренчә, грамоталы татарлар чуваш, мари, удмурдларны «бозалар», мөселманлыкка тарталар. Ә.Кәримуллин. Димәк, Калькутта урамнарында кеше өчен хат язып тамак туйдыручылар һәм хат та язарлык грамоталы кешеләре булмаган гаиләләр бар. М.Мәһдиев 2) Дөрес, таләпләргә туры китереп эшләнгән 3) Үзенең эшчәнлеге өлкәсендә әзерлеге, белеме, тәҗрибәсе зур булган. Без инде моны безгә ярдәм итү дип уйлап шатланып куйдык: менә бит грамоталы командир белән эш итүе нинди рәхәт. М.Мәһдиев. Шул ук вакытта республикабызда сәләтле, грамоталы яшь иҗатчылар күп. Р.Вәлиев 2. рәв. мәгъ. Дөрес итеп, таләпләргә җавап бирерлек, төгәл. Грамоталы төзелгән, мәгәр халык арасыннан аерым-аерым хәлдә табылган кулъязмаларның күпчелегендә начаррак почерк, чамалырак грамота белән язылган төрле характердагы өстәмә текстларны очратырга мөмкин. М.Госман |