ГРА’МОТА и. гр. 1) Укый-яза белү. Ул аларга төрле эш кәгазьләре язып бирә ---. Чөнки тегеләрнең грамоталары юк. Х.Камалов. – Грамотаң бармы? – Гарәпчә, латинча бераз сукалыйм. Теге узган ел керткән хәрефләре белән булып ук бетми әле ---. М.Мәһдиев. Һәр мәктәп баласы укый-яза белмәүче әти-әнисенә, абыйсына яки апасына грамотага өйрәнергә булыша. Г.Тавлин

2) Гомуми әзерлек, белем, мәгълүмат. Кай җиреннән тотып ары дәвам итәргә аңышып бетмим әлегә үзем дә. Грамота җитенкерәми. Р.Хәмид. Укытсын, бер тиенгә эшләсен, но чтобы бөтен Акбалык баласына музыка грамотасы бирсен. М.Мәһдиев. Грамота мәсьәләсе Тимерханның иң авырткан урыннарыннан берсе иде. Р.Вәлиев

3) Рәсми документ, кайбер эш кәгазьләренең гомуми исеме. --- беренче Романовлар Әстерхан кебек татар калаларына язган грамоталарда татар морза вә князьләренә яхшы мөгамәлә кылырга, аларны «юмаларга» әмер итә. Г.Гобәйдуллин. Микаилны сайлап кул куйган грамотада вакыйган без татарча язылган шундый кешеләрнең кулларын күрәбез. Г.Гобәйдуллин. Тау ягы авылларында Иван Грозный тарафыннан бирелгән грамоталар саклануын дә искәртә. Казан утлары

4) Күрсәткән хезмәтләрен тану, олылау, мактау билгесе итеп бирелә торган символик бүләк. Биш-алты грамотасы гына бар. Яхшы күрсәткечләр өчен ---. М.Мәһдиев. Грамоталар, жетоннар, бүләкләр тапшырган тантана беткәннән соң, башкалар сизми дә калган бер вакыйга булып алды ---. Р.Мирхәйдәров. Ә грамотада мондый сүзләр язылган: «--- 1967 елның иң яхшы опера җырчысы булып танылган А.З.Аббасовка – кешеләргә бәхет китерүче дәртле башкару осталыгы өчен». Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә