ГРАММОФОН и. гр. Махсус пластинкадан тавыш чыгару, уйнату өчен механик җайланма. --- этажерка өстендә утырган граммофонны борып җибәреп, аңа кушылып җырларга, кечкенә малаен «Әпипә» көенә биетергә ярата торган иде. М.Әмир. Залда пышылдау китте, ә Каһир граммофонның тавыш чыгаргычын янга кайтарып, боргычын борды да тагын әйләндереп җибәрде һәм урындыгына утырды. Ә.Гаффар. Атаклы башкаручыларның граммофон язмаларын, бигрәк тә Ф.Шаляпин җырларын ул йотлыгып тыңлады, күңелендә музыканың иң кирәкле бер ихтыяҗга әверелә баруын тойды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә