ГРАММА’ТИКА и. гр. 1) Телнең төзелеше; аның формаль төзелешен тәшкил иткән барлык морфологик һәм синтаксик категорияләр һәм формалар системасы. Сүз ясалышының фонетика, лексикология һәм грамматика (морфология һәм синтаксис) белән бәйләнешен аңлатыгыз. Ф.Хисамова. Достоевский, һәркемнең үз грамматикасы бар, дигән фикер әйтә. Р.Низами

2) Телнең әлеге төзелешен, аның катлаулы оештырылышын, категорияләрен һәм аларның үзара бәйләнешен өйрәнә торган тел белеме тармагы. Грамматика – телнең анатомиясе турындагы фән. Ш.Галиев. Әдип тере тел белән эш итә, шуңа грамматиканы өнәмидер. Ш.Галиев. Немец теле грамматикасын ятлауга киткән зая вакытларымны кызганып куйдым. М.Юныс

3) Телнең төзелешен аңлаткан, кагыйдәләрен туплап биргән китап, дәреслек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә