ГРАЖДАНЛЫК и. 1) Бер дәүләтнең гражданы булу хәле, подданныйлык, бер дәүләтнең гражданнарыннан исәпләнү. Гражданлыкның иң мөһим күрсәткече – ватандарлык тойгысы. И.Нуруллин

2) Гражданин булу белән бәйле хокуклар һәм бурычлар. Икенче көнне гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә никях теркәлеп кайткач, Шәфигулла агай Сәрвине яңадан «катын» дип йөртә башлады. Ф.Әмирхан. Ә Наполеон төзегән гражданлык кодексы бүген дә гамәлдә икән: Франциядә, тагын кайсыдыр илләрдә. З.Фәтхетдинов. Мин үземнең гражданлык бурычымны үтәдем дип саныйм. Һәрберегез берәр ел шунда барып эшләп карагыз әле! М.Маликова

3) иск. Армиягә, хәрби хезмәткә мөнәсәбәте булмаган гадәти тормыш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә