ГРАЖДА’НКА I и. рус 1) Граждан хатын-кыз. Гражданка Сәгыйдуллина – минем сөйгән кызым. Ш.Хөсәенов. Әнә мотоцикл янындагы гражданканың әйберләрен урлагансыз, алар кайда? Г.Тавлин

2) Хатын-кызга рәсми рәвештә мөрәҗәгать итү сүзе. Гражданка, сез нишләп кеше квартирына керәсез?.. Х.Камалов. – Бохара ул Урта Азиядә, гражданка, – диде карчык янында басып торган хәрби кеше. М.Юныс. Тик кенә утырыгыз, гражданка. Монда суд бара. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә