ГРА’ДУСЛЫ с. 1) Билгеле градусы булган, билгеле градуска җиткән. --- чирек литрлы шешәдә алтмыш градуслы виноград аракысы сатыла иде. М.Мәһдиев. Ә өстә, утыз градуслы суыкта, ягъни җиде җил уртасында, измә түшәп, кирпеч салалар ---. Ф.Баттал. Авышлыгы җитмеш-сиксән градуслы лаваларда эшләү үзе бер осталык сорый. Ә.Галиев

2) Градуслар белән эш итә торган, үлчәү берәмлеге буларак градус хезмәт иткән. Радианлы үлчәмнән градуслы үлчәмгә һәм градуслы үлчәмнән радианлы үлчәмгә күчүгә мисаллар карыйк. Алгебра

3) Зур градуслы, куәтле, башка китә торган (исерткеч эчемлекләр турында)

4) күч. Көчле, куәтле. Мускулларны ертып чыгар төсле, Энергия дулый беләктә, Үлчәнмәслек чиксез градуслы Ялкынлы дәрт кайный йөрәктә. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә