ГРА’ДУС и. лат. 1) Әйләнәнең 1/360 өлешенә тигез булган, почмаклар һәм дугаларны үлчәү берәмлеге. --- кайчандыр партия органнарында ялагайланып йөргән кайбер бәндәләр йөзләрен 180 градуска бордылар ---. Г.Ахунов. Либериянең башкаласы Монровияне үткәннән соң, безнең кораб кырык ике градуска көнчыгышка борылачак һәм, Көньяк Африка республикасы порты Кейптаунга турылап, Шәфкатьле Өмет борынына таба юл тотачак ---. М.Юныс. Астрономнар меридиан градусының озынлыгын үлчиләр. Урта гасырлар тарихы

2) Температураны үлчәү берәмлеге (төрле шкалаларда төрле күрсәткечкә туры килә). Ун градус салкынга шакыраеп каткан арыш икмәген, бүкәнгә куеп, балта белән ваттылар. Г.Бәширов. Төннәрен салкынлык унике-унбиш градусларга җитте. Э.Касыймов. Монда уртача еллык температура 25 градустан да артып китә. А.Муранов

3) Суның катылыгы, сыекчаларның үзлелеге, күкерт кислотасының концентрациясе һ.б.ш. зурлыкларның шартлы берәмлеге. Энглер градусы. Боме градусы. Фаренгейт градусы

4) Спиртлы, исерткеч эчемлекләрнең куәтлелеге. Градус кирәк сезгә, сугып аяктан ега торган алкоголь дәһшәте кирәк. М.Юныс. Сез борчылмагыз, бу шәрабның градусы юк. Ширбәт мисалында гына. И.Салахов. Градусы бармы икән дип тәмләп караган идем, ни инде, «башланган эш – беткән эш» ди, төбенә төшкәнмен дә куйганмын. Х.Мөдәррисова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә