ГРАДИ’РНЯ и. нем. 1) иск. Тозлы суны кайнатып тоз алу өчен махсус җайланма. Ә, градирнялар! Чыннан да, харап бит кыяфәтләре: биниһая зур чүлмәк рәвешендә үзләре, өсләреннән төрле тарафка пар бөркелә ---. М.Маликова 2) махс. Промышленность предприятиеләрендә кайнар суны суыту җайланмасы. Экономия максатыннан, градирнялар төзү һәм суны кабат файдалану кебек «вак-төякләр» искә алып торылмый. Р.Мостафин. Техника дөньясы кешене станок һәм моторлар шау-шуы белән, машина гүләүләре һәм дөбердәүләре, мич сөреме, насослар тукылдавы, градирня өстендәге пар болытлары, тузан һәм газ исләре белән каршы ала. Химиянең киләчәге |