ГРАДА’ЦИЯ и. лат. кит. 1) Әйберләрне урнаштыруда эзлеклелек; бер нәрсәдән икенчесенә күчүдәге салмаклык, эзлеклелек 2) Бүленеш, объектларның билгеле сыйфатлары арту яки кимү принцибыннан чыгып төркемләү. Җитмешенче елларда язучылар арасында, ничектер, бер бик нык градация уздырылды. М.Мәһдиев 3) әд. Сүзләрне аларның мәгънә яки эмоциональ көче арту яки кимү тәртибендә урнаштырудан гыйбарәт стилистик алым. Антитеза көчәю лирикадагы эмоциональ-психологик градациянең дә тирән үзгәрешенә китерде. Г.Халит. Шагыйрь иҗатын тикшерүче Х.Госман дөрес билгеләп үткәнчә, Такташ рефреннары градация тәртибендә, ягъни лирик хиснең үсә-көчәя бару --- рәвешендә урнашалар. Р.Мостафин |