ГРАВЮ’РА и. фр. 1) Сәнгатьтә графиканың гравёрлау ысулы белән ясалган, махсус калып-пластинадан төшерелгән рәсемнән гыйбарәт төре. Иҗатының беренче чорында төрле жанрларда көч сынап караса да, тора-бара графика, бигрәк тә гравюра, рәссамны бөтенләе белән диярлек үз дөньясына алып кереп китә. Р.Вәлиев. Ул [Е.В.Киселёва] – зур полотнолы графика өлкәсендә дә, калайга чүкеп рәсем ясау, политик плакат һәм гравюра эшләү, рәсем сәнгатенең башка төрләрендә дә зур уңышка ирешкән рәссам. Казан утлары

2) Гравёрлау ысулы белән рәсем ясалган пластина

3) Гравёрланган пластинадан алынган басма сурәт. Пугинның ул кибетендә, моннан тыш, төрле географик карталар, гравюралар, картиналар сатыла. Җ.Тәрҗеманов. --- ул чакта бит рәссам бу сюжетларны гравюра итеп эшләгән иде. Ә хәзер акварель белән язган. М.Маликова. --- Наталья янә үзенә ошаган картиналар, гравюралар каршысында озаклап тукталып торды, камин мичле зур залның галәмәт тәрәзәсе янына барып, --- урам һәм ишегалдын күзәтеп торды. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә