ГӨРСЕЛДӘ’Ү ф. 1. 1) Гөрс итү, шартлаганда, ауганда, күк күкрәгәндә көчле «гөрс» иткән тавыш чыгару. Ату көчәйде, каядыр гөрселди, ухылдый, «шап» иттереп тә куя – без «ләхәүлә»не укып, тыңлап кына ятабыз. Ә.Еники. Әле дә гөрселдәп Тетрәнә һавалар: Сапёрлар җиремнән Үлемне алалар... Ш.Галиев. Кинәт, караңгы күкне чәрдәкләп, яшен яшьнәгәндәй булды, җир гөрселдәде, аяк астындагы дала бер якка таба шуышып китте дә томан арасына кереп юкка чыкты. Р.Вәлиев 2) Зур, авыр, күләмле әйбер кинәт җиргә төшү, бөтен авырлыгы белән өстән килеп төшү. Снаряд кыйпылчыгы Хисмәтнең тез башын чәлпәрәмә китерде, иптәшләре белән йөгереп барган Хисмәт нарат астындагы чокырга гөрселдәп барып төште. М.Мәһдиев. Кинәт икесе дә, гөрселдәп, идәнгә аудылар. Ф.Баттал. Манара, кайсы якка түним икән, дигән сыман аз гына чайкалды да тракторга ияреп янтайды һәм, мәктәп түбәсенең бер өлешен шатыр-шотыр җимереп, гөрселдәп, җиргә ауды. Г.Тавлин 3) Ике өлештән торган әйберләр бик тиз һәм кинәт каплану, ябылу, «шап» итеп бәрелү. Домкратның очып төшүе булды – бүрәнә арасы, олы капкын булып, гөрселдәп ябылып та куйды. К.Кәримов 4) Көчле тибү, каты кагу (йөрәк турында). Гөрселдәсен йөрәк тибешләре, Шул кыядан ашсын күкләргә – күтәрелсен барлык хыялларым Күкләр белән бергә күкрәргә. Зөлфәт 2. и. мәгъ. Шартлау, ату тавышы. Анда-санда саңгырау гөрселдәүләр, өзек-өзек шартлаулар ишетелгәләп кала. Ф.Хөсни. Туп гөрселдәгән тавыш шул гөрселдәүдән үлүчегә ишетелми, диләр. Ш.Хөсәенов. Дөбер-шатыр… Ыгы-зыгы… Гөрселдәүләр… Авыр тынлык… Кеше түгел, җансыз ташның салкын тәне авыртырлык. Р.Харис |