ГӨРСЕЛДӘТҮ ф. 1) «Гөрс-гөрс» иткән тавышлар чыгару, яңгырату, гөрелдәтү. Калын тавыш белән бөтен клубны гөрселдәтте... Э.Касыймов. Әмма чирек сәгать тә үтмәгәндер, кемдер зур якның ишеген каерып ачты, нидер карады, эзләде дә, гөрселдәтеп, кире япты. Казан утлары

2) Шартлату, утлы коралдан ату. Килгән атлы кешеләр, кызыл тасмалылар, мылтыкларын күккә күтәреп, өч тапкыр гөрселдәтәләр. Р.Сибат

Гөрселдәтеп җибәрү Кинәт кенә атып, шартлатып, сугып һ.б.ш. рәвешле «гөрс» иткән тавыш чыгару, яңгыратып кую

Гөрселдәтеп тору Әледән-әле көчле «гөрс-гөрс» иткән яңгыравык тавышлар чыгарып сугу, ату һ.б.ш.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә