ГӨРС-ГӨРС иярт. 1) Көчле шартлау яки күк күкрәүдән барлыкка килгән көчле кабатлаулы тавышны белдерә. Бакир кесәсеннән пистолет тартып чыгарды да гөрс-гөрс һавага атты. Н.Гыйматдинова 2) Зур, авыр нәрсәне җиргә бертуктаусыз бәреп торганда чыккан тавышны белдерә. Әлеге авыр итекләр бертуктаусыз идәннән ут чыгара... «Шап-шап-шап! Шоп-шоп-шоп! Гөрс-гөрс!» Ф.Баттал. Табанына, примир әйтик, нәстәяшши болгар олтаны салып... биек үкчә куеп, минсиңайтим... әфисәрләр итеге шикелле гөрс-гөрс итеп торсын... Ә.Фәйзи. Араннан гөрс-гөрс басып йөгереп чыккан айгырны күргәч, бияләр өерләре белән каршы якка чапты. Идел 3) Дулкынланганда, курыкканда, ашыкканда һ.б.ш. очракларда йөрәкнең бик нык кагу рәвешен белдерә. Йөрәкнең гөрс-гөрс тибүе басыла төшкәч, мин аякларымның туңа башлаганын сиздем. Ә.Хәсәнов |