ГӨРС иярт. 1) Кинәт яңгыраган көчле тавыш, шауны белдерә. Бөтен зал «гөрс» итеп көлеп җибәрде. Ф.Баттал

2) Зур гәүдәле, зур күләмле объектларның авыр итеп, кинәт егылу, аву, килеп төшү рәвешен белдерә. Һәм әле унбиш минут элек кенә Опера театры сәхнәсендә «Дон Карлос» партиясен башкарып, дуэльдә «гөрс» итеп егылган Рафаэль Сәхәбиев, елмаеп, банкет түрендә утырган Сибгат абый каршына килеп баса. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә