ГӨРЛИ-ГӨРЛИ рәв. 1) Гөрелдәп, гөрләп, гөрләшеп (күгәрченнәр турында)

2) Бик ягымлы иттереп, бик тыйнак, матур, итагатьле (сөйләшү)

3) күч. Бик тату, бердәм (эшләү, яшәү). Җырлый-җырлый, гөрли-гөрли, шахталарда күмер чабабыз, ди торган идек без заманнарда. Ә.Галиев

4) күч. Теләп, авырсынмыйча, җиңел, күңелле иттереп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә