ГӨРЛӘШҮ ф.1) Гөр-гөр итеп, берничә яки бик күп күгәрчен гүләү. Агачларда пар-пар кошлар Гөрләшә дә серләшә... Минем иләс-миләс җаным Гөлләр белән сөйләшә. Л.Лерон

2) күч. Үзара бик матур, ягымлы, дусларча сөйләшү. Башта тынсызрак утырдым, агай-эне, «ыхым-ыхым» килеп, яшел суган каба, табактагы иткә үрелә, бәхетле гөрләшә иде. М.Мәһдиев. Капка төбе. Авыл төне айлы, якты. Кыз һәм егет гөрләштеләр төнгә чаклы. Ф.Яруллин. Бер-ике сәгатьтән хатын эшкә китәргә тиеш. Иркенләп гөрләшербез. Ф.Баттал

3) күч. Тыныч, тату яшәү, эшләү. Оныклары белән гөрләшеп чәй эчкәннән соң, Җәмилә җиңги, яңа гына күргәнгә салышып, Гөлназның күлмәк итәген кулына алды. Г.Сәгыйров. Шул ук төндә татулаштык асылкошым белән, яңадан гөрләшеп яши башладык. Ф.Баттал. Йә инде, сугыш башланганда гына биш кеше үзләренчә гөрләшеп яшиләр иде, бичаралар. Хәзер менә берсе дә юк. З.Зәйнуллин

4) Шаулашу, күтәренке тавышлар белән кычкырып сөйләшү. Сигез кеше менә дигән ресторан каршына барып төштеләр. Алар, гөрләшеп, көлешеп, эчкә керделәр. С.Сүнчәләй. Артистларның һәр әйткән сүзе саен, шыгрым тулы залда утырган тамашачы гөрләшеп көлә. Ватаным Татарстан

Гөрләшеп алу Бераз вакыт бердән, дәррәү, бөтен кеше шаулашу, гөрләшү. Гөрләшеп алды угызлар: – Хәбәр хактыр: Сувар бәгенең җәмәгате – угыз кызы, ул да безгә ирештерде... – туганнардан тапны юарга, арттырырга князь данын, байлыгы санын! Р.Харис

Гөрләшеп тору Шау-гөр килү, бертуктаусыз гөрләшү

Гөрләшеп утыру к. гөрләшеп тору. Шул гөрләшеп утырган төркем ягына күз төшергәч, Мәдинә дә түзми, елмаеп куя. М.Хәсәнов. Әйбәт кенә сөйләшеп, гөрләшеп утырганда, бу ике тол хатын тагын шулай, уйламаган җирдән генә ачуланышып китәчәк. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә