ГӨРЛӘ’Ү ф. 1. 1) Күгәрченнең тавыш бирүе, гөр-гөр килүе. Җилфер-җилфер җилләрдә лә, хәлләр хәтәр илләрдә. Күгәрченем, Өмми-кошым, хәлең бармы гөрләргә? Җыр. Кыегында сары нарат йортның Күгәрченнәр гөрләп утыра. Г.Хуҗиев. Парлыга саныйлар кешеләр, Кыекта күгәрчен гөрләсә... Ф.Гыйззәтуллина 2) күч. Йомшак, ягымлы тавыш белән сөйләү. – Бибинурга бүләк булдымы? – дип сорады Зөһрәбану. – Аңа да эләкте, – дип гөрләде --- Галикәй. А.Гыйләҗев 3) Хәрәкәттәге техника, эшләп торган механизмнар тоташ шау, гөжләү, гөрелте чыгару. Авыл тутырып техника гөрләде, тыз-быз чабыштылар. М.Мәһдиев. Көлемсерәп йөзеп йөргән Ай яктысында Машина гөрли, үкерә кыр уртасында. Г.Сәгыйров. Дүртенче көнне, экипажның сугыш припаслары беткәч, мотор гөрләгәне ишетелә. Казан утлары 4) Шау-гөр килү, шаулашу; төрле тавыш белән тулу. Бәйрәм иртә таңнан башлана, шахтёрлар посёлогы көн буена гөрли. Ә.Галиев 5) Көчле аккан су шаулау, шарлау, көчле янган ут гөжләү һ.б.ш. Таулы матур илләрендә Гөрли агым сулары... Дәрдемәнд. Шаулагыз, гөрләгез, ташкыннар, Сез кабат чыктыгыз юлларга. Кар суын кояшта җылытып, Дөньяның йөзләрен юарга. Н.Дәүли. Җыелган сулары көндез генә юл салган зур елганың гөрләп акканы ишетелә. Г.Сәгыйров 6) «Гөр-гөр» уенында «әби» ролен үтәү, качкан уенчыларны эзләү 7) күч. Уңышлы булу, бик җайлы бару (эш, тормыш һ.б.ш.). Кырлар уяна, Басулар гөрли, Һәрбер үсемлек Кояшка үрли. Ф.Яруллин. Саумы, Серёга. Городецкий әле бу. Тормышларың ничек, эшләрең гөрлиме? Р.Мирхәйдәров. Гөрләгән дә булды, дөрләгән дә – Язып бара хәтер барын да: Югалтырга безнең хакыбыз юк Ялганын да, яхшыларын да. Х.Әюпов 8) күч. Берәр өлкәдә зур уңышларга ирешеп, исеме танылу, даны таралу 2. и. мәгъ. 1) Күгәрчен тавышы. Бераз гына колак салып торсаң, тартар кычкыруын да, урман күгәрчене гөрләвен дә, чуллыкның сарык бәэлдәвенә охшаш өзек-өзек җырын да аерасың. Р.Мостафин. --- урман күгәрченнәренең гөрләгәне күңелемә тыныч бер рәхәтлек иңдерә, йөрәгем ярасына мин юаныч-дәвалар табам. Г.Ахунов 2) Халык төркеменең шау-гөр килүе, гөрләшү 3) Аккан су, янган ут һ.б.ш. чыгарган тоташ шау 3. гөрләп рәв. мәгъ. 1) Шыбырдап, шаулап, көчле агым белән. Гафу сорый кызың: зәңгәр дулкыныңа Гөрләп аккан канны бик күп куштым, Идел! Зөлфәт. Сугуы шулкадәр көчле булды: Ирек тизлеген югалтты, --- борыныннан гөрләп кан китте, һәм ул авыртудан кычкырып җибәрде. Ф.Садриев 2) күч. Бик уңышлы, бик җайлы, шәп. Аллага рәхмәтләр укыйм, Гөрләп бара эшләрем. Ф.Яруллин. Без су сибеп үстергәнгә күрә Гөрләп үсте рухи гарипләр. Зөлфәт. Егерме яшь... Йөрәкләрдә мәхәббәтнең гөрләп чәчәк аткан чагы... Казан утлары ◊ Гөрләп торган Нык үсеш алган, алга киткән, чәчәк ату чорында булган. Гөрләп торган зур цехларда, ышанычлы, җаваплы җитәкчеләрнең кул астында, зур коллективларда җимерттереп эшләгән кешеләр бит алар! М.Маликова. Ә бит заманында гөрләп торган авыл иде шушы Куралык. В.Нуруллин. Гөрләп торган гүзәл шәһәрләрне этләр ята торган хәрабәләргә әйләндерүе ихтималын искәртә. Татар әдәбияты тарихы Гөрләп алу Бераз гына гөрләү. --- боз колонналары арасында кышның адашып калган соңгы җилләре уфтаныша, күгәрченнәр гөрләп ала. Ә.Гаффар Гөрләп кую Шаулашып алу, шау-гөр килеп алу. Сафта торганнар гөрләп куйдылар: «Разведкага-а-а?» З.Зәйнуллин Гөрләп тору 1) Гөрелте тудыру, бертуктаусыз гөрләү. Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр. Г.Тукай. Туп, пулемёт тавышы гөрләп торган кырларда, окоп эченә ятып, иптәшләре белән, көлешеп, махорка төрә. Ш.Усманов 2) Һәрвакыт шау-шулы булу, гөр килеп тору. Бокалларда шампан ташыр, Гөрләп торыр бәйрәмнәр. Ф.Яруллин. Парк, төрле төсләрдәге утларга чумып, бала-чага чыр-чуына күмелеп, гөрләп тора. Р.Вәлиев |