ГӨРЛӘТҮ ф. 1. 1) Шаулату, яңгырату. Кызлар гөрләтеп кул чаптылар. Фиданга бу ошамады. Р.Вәлиев. Мөдир әле сөйләп тә бетермәде, минем күз алдыма шыгрым тулы залның гөрләтеп кул чабуы, куеласы концертымнан мөкиббән булып әсәрләнүе күренә башлады. Ф.Баттал

2) Януын, кайнавын һ.б.ш. көчәйтү

3) Су, сөт кебек сыеклыкларны мул итеп, көчле итеп агызу; гөбердәтү

4) күч. Таныту. Гөрләт Татарстан җиренең дан-шөһрәтен ерак-еракларга! Л.Шагыйрьҗан

2. гөрләтеп рәв. мәгъ. 1) Бик яхшы, нәтиҗәле, уңышлы рәвештә, бик җайлы итеп. Кибетләр гөрләтеп сату итә. Каяндыр товары да чыга, товары да килеп тора. Ә.Еники. Крестьян атлы, сыерлы булды, гөрләтеп иген игә башлады. М.Мәһдиев. Аларның да гаиләләре бар иде. Әмма укырга да вакыт таптылар, эшләрен дә гөрләтеп алып бардылар. В.Нуруллин

2) Күңелле итеп, рәхәтләнеп, канәгатьләнерлек дәрәҗәдә. Гөрләтеп сабантуйлар үткәрү

Гөрләтеп алу Бераз гөрләтү, аз гына вакыт яңгырау, шаулату. Педсовет башланыр алдыннан, мәктәпнең дәү генә венский гармунын тартып чыгардылар, военрук Хәкимҗан аны гөрләтеп алды. М.Мәһдиев

Гөрләтеп җибәрү 1) Гөрләгән тавышлар чыгара башлау. Иптәш егетләре кайсы кая таралгалап беттеләр, рус егетләре, кызларын култыклап, болынга таба юнәлделәр, берсе двухрядкасын гөрләтеп җибәрде ---. М.Мәһдиев

2) Ут тергезү, яндырып җибәрү, ут кабызып яндыра башлау

3) Кайнарга кую; кайнавын көчәйтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә