ГӨРЛӘВЕК и. 1. 1) Язын кар эреп, җәен яңгыр явып җыелган суларның зур булмаган агымы. Гөрләвекләр булып, тулып ага, Урам буйлап ага кар сулары... Л.Лерон. Түбәдән пычтыр-пычтыр су ага; ишегалдында, урамда гөрләвекләр акканы ишетелә. Р.Батулла 2) Шау-шу, гөрелте 2. с. мәгъ. Шаулы, гөрләп торган, гөрелтеле. Урман кары кузгалгач, таудан, сугылып-бәрелеп, гөрләвек ташкыннар төште... А.Гыйләҗев 3. и. мәгъ. к. гөр-гөр 2. |