ГӨ’Р КИЛҮ ф. 1. 1) Шаулашу, шау-гөр килү (кешеләр турында). Эләккән каракны милициягә биреп тору юк, базар халкы тоталар да гөр килеп вата башлыйлар. Ә.Еники. Пьесаны укыганда, артистлар гөр килеп утырдылар, көлделәр, бүлдерделәр, «бурный» тәнәфесләр булды. М.Мәһдиев

2) Тавышлар белән тулып яңгырап тору. Сүзләр очты ук булып, Телләр кызды ут булып. Шау да гөр килде урам, Сүзләрдән купты буран. Ф.Яруллин. Ул көнне институт гөр килде. Барысының да йөзе тынычсыз, барысы да кемгәдер нәфрәт белдерә, кемнедер кызгана, кемнедер каргый иде. Р.Вәлиев

3) к. гөрләү (7 мәгъ). Драма түгәрәкләре гөр килә, яшьләр ялындырып тормый, театр уйныйлар, концертларда катнашалар. Г.Ахунов

2. гөр килеп рәв. мәгъ. Дусларча, тату, бердәм; бик яхшы (яшәү, эшләү)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә