ГӨРЗИ и. тар. Авыр чукмар башлы таяк формасындагы борынгы сугыш коралы. Ун яшенә җиткәндә, аңарда баһадирлык галәмәтләре күренеп – кылыч һәм дә гөрзи тотмак, ук атмак һәм башка баһадирларга кирәк булган һөнәрләрне өйрәнеп вакыт үткәрә иде. Дастан. Әйлә, тиде, йөреде тәкъдир белә, Мең батман гөрзисе бар үзе белә. Г.Тукай. – Бу бәләкәй диюгә каршы мин үзем дә җиткән, кая минем гөрзи? – диде ул ---. Ә.Фәйзи |