ГӨРЕЛТЕ и. 1) Шартлау, күк күкрәү кебек һаваны яңгыраткан нәрсәләрдән барлыкка килгән тавыш. Еракта-еракта күк гөрелтесе ишетелгәләп куя. Р.Батулла. Колакка машина гөрелтесе кереп тулды, өлкән лейтенант Киреевның өзек-өзек сүзләре ишетелде. Р.Вәлиев. Шул вакыт туплар гөрелтесе портка хәрби корабль килүен хәбәр итә. Кызыклар дөньясында

2) Бик күп төрле чыганаклардан ишетелгән төрле авазлардан, тавышлардан кушылып барлыкка килгән шау. Урамнарда кар суларының гөрелтесе басылгач, --- апа укуын бетереп кайтты. Ф.Яруллин. Шәһәрнең өзлексез гөрелтесенә күнеккән колак тынлыкны каты шартлау кебек үк сискәнеп кабул итә. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә