ГӨРЕЛДЕК и. 1. Гөрелте, шау-шу. Ул яктан аңа җиңелчә гөрелдек – күңелле шау-шу һәм өзек-өзек кычкырган, --- атлар кешнәгән тавышлар ишетелгәндәй булды. Н.Фәттах 2. с. мәгъ. Гөрелдәп чыккан, яңгыравык. Табигать үз баласына берсен бирсә, икенчесен кызгана: гәүдәле адәмнең тавышы нечкә була яисә чандыр гәүдәле берәүнең нечкә бугазыннан, һич көтмәгәндә, гөрелдек аваз бөркелеп чыга. М.Маликова. – Ләйлә Мөбәрәковна! – диде ул ерактан ук, гөрелдек тавыш белән. М.Маликова |