ГӨРЕЛДӘШҮ ф. к. гөрләшү. Гөрлә әйдә, гөрлә, гөрләвек, Без дә гөрләп яши беләбез, Без тормышны гөлгә бизәдек, Шуңа гөрелдәшеп көләбез. Р.Рахман. Кичләрен караңгы почмакта пар күгәрчендәй гөрелдәшкән тавыш ишетелсә, бүтән булмас, шул Хөсәен белән Лариса булыр. М.Маликова. Тора-бара теге тагын: «Ташла Хәлимәңне, күч безгә дә гөрелдәшеп яши башлыйк», – дип әгъваларга тотынды. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә