ГӨРЕЛДӘ’Ү ф. 1. 1) Көчле калын яңгыравыклы тавыш чыгарып тору; шау хасил итү. Трактор, комбайн, автомашина моторлары туктаусыз гөрелдиләр. И.Салахов. Ләгънәт суккан шәһәр тавышын ишетәсеңме? Гөрелди ул, шат ул шәһәр. С.Сүнчәләй 2) Көчле гөрелте тудырып шартлау, күк күкрәү һ.б.ш. яңгыравык шау ишетелү. Төне-көне таза дулкыннар өстемдә гөрелдиләр, Кояш, ай, нурлы йолдызлар миңа һичбер күренмиләр. С.Сүнчәләй 3) Шаулашу, шау-гөр килү. Зал гөрелди... Һәркем утыра урнына... Пәрдә калка... Зал сүнә... Бердән тына. С.Сүнчәләй 4) Түбән тембрлы, калын көр тавыш белән сөйләү яки көлү 5) Бик ягымлы тавыш белән иркәләнеп сөйләшү. Ишек ачылуга, очынып, күгәрчендәй гөрелдәп, Лариса килеп керде, Зәйтүнәнең муенына асылынды. М.Маликова. – Я инде, ул кадәр аю булма, – дип гөрелдәде Лариса. М.Маликова 2. и. мәгъ. Шау, гөрелте. Йокымсырап утырган пассажирларны сискәндереп, моторларның тигез гөрелдәвенә эре калибрлы пулемёт тавышы кушылды. З.Фәтхетдинов Гөрелдәп алу Бераз вакыт гөрелдәү Гөрелдәп тору 1) Берөзлексез гөрелдәгән тавыш чыгару 2) Шау-шулы булу 3) Яңгыравыклы, калын, көр булу (тавыш турында) |